Тагын бер кат.

 

   Апрель аеның соңгы көннәрендә тагын зиратларда булдым. Бер яктан, каберляр өстенең чисталыгына карап-бераз тынычланам, икенче яктан- бик күп эшләр әлдә бар эшләргә. Шуннан чыгып, сездән рөхсәт алып, әйтеп китим инде шул  сүзләрне.

Каберлекләребездә, июль аенда яшьләр тарафыннан 1 көн хезмәт куйган гына тырышлык  белән  калырга ярамый инде. Кирәк һәркайсыбызга,  үзебезгә хезмәтне куярга.

Җитешмәгән якларны күреп торып, язмыйча да түзеп булмый. Минем язуым кирәклеме-юкмы, үзегез уйлагыз.

Менә сезнең алныгызда фотода бер фават булган  авылдашыбызның кабере. Мин бу кабер иясенең кем икәнлеген сорашкаладым старшилардан. Алар җәвап әйтә алмадылар, менеп карарга кирәк дигән булдылар. Мин реклама белән шөгелләнмим. Күпме тиз җиткерәм әйтәчәк фикеремне шул мәетнең туганнарына, алар шул кадәр тиз тиешләр алыштырырга бу кабернең ташын. Сез күрәсез нәрсә анда эшләнгән. Миңа йөрәкләнергә дә тиешләр түгел. Мин уверен, алар үзләредә белмиләр таш өстендә шундый билге барлыкны. “Нәк?” дисәгез. Мин бик күп каберлярның ташларын  суктым фотографияга. Бу фотода күрсәтелгән каберның да, болай гына карасаң- обычная кабер ташы, ә фотода шул ислам динендә ярамый торган билге появляется, т.е. фотографиядә генә күренә. Әгәрдем сукмаган булсам фотога, шулай ул торыр иде алда да- белмәс идек. Мине дөрес аңласалар бу мәетнең туганнары-ачуланмаслар. Бәлкем мәет тә миңа рәнҗемәс-шулай язган өчен.Яхшы ниять белән языла бит.

 

 

Танучылар булса кем кабере икәнлекне-әйтегез миңа, мин җиткерермен.

 

 

Икенчесе. Очрады бер кабер ташы, кая лицевой ягына язганнар мәетнең исем- фамилиясын, ә обратный ягында язылган  башка берәүнең исем- фамилиясы. Аны раствор белән сылаган булганнар- ул төшкән. Бәлкем ул таш куелган булгандыр кабер ташлары юк заманда, но хәзер бит инде Аллага шөкер, ул проблемалар юк. Яңартсалар иде туганнары-якыннары шул кабер ташын. Куркам алдармын, әлдә обратный ягында рус кешесенең исем фамилиясы булмаса..... Каян килгән ул таш. Күп уйлар. Мин нәрсә язганымны, сөйләгәнемне беләм.

 

Өченчесе. Довольно еш очрый менә шундый бозылып беткән кабер ташлары да. Бәлкем бу мәетнең калмагандыр инде живой туганы яисә якыны. Берни әйтәлмим. Күп очрый кабер ташларын плесень япкан каберлар да. 10 минутлык эш кенә бит.

 

 

 

 

 

Дүртенчесе. Каберлекләрдә күп йөрегәч, кайсыларын күңелдән беләсен инде. Шулай ук мәетнең живой туганнары барлыкны беләсен. Тик кабер ташларында берни аңлашылмый исем-фамилиясы. Андыйларны үз куллап краска-кисточка алып язып куярга 15 минут вакыт кирәк. Мәсәлән, менә. Кабере ухоженный, приятно карарга. Тик шулай, чукып кына язылгач, кабер яме кими инде. Шундый ташлар аз гына түгел.

 

 

 

 

Бишенчесе. Соңгы 4-5 ел эчендә, мәет өстенә туя агачы утыртырга тотындык. Бик яхшы сыйфат. Башка сорт агачлар вакыт үтеп, зур булгач,зур проблемалар безгә китерерләр. Тик туя агачын мәет үлгәннән соң, 2-3 ел үткәч кенә утыртуы дөрес диеп саныйм. Чөнки кабер туфрагы башта похлы була, утырмаган. Үткән җәйнең жарлары кебек погода булса, ул туя агачлары кибеп чыгалар. Андыйлар каберлеклщрдщ къп очрады. Туя агачын көзен утырту дөрес диеп уйлыйм. Көзен һәм язын аңа үсеп китәрди дымлык җитәслек.

 

Алтынчысы. Кабер тирәсеннән җыештырылган мусорны яндырыгыз иде инде. Күреш кабер тирәсен дә, кайсыларының бала-ул кызы юк, аларның да кабер тирәләрен, кабер эчләрен бераз чистартыгыз иде.

 

Җиденчесе. Кабер өстеннән калын, кыңыр агачны кисү, кайсысы авып, цардуаннарга зиян итәргә может. Уйлавым буенча, андыйларны җирдән 1-1м 20см биеклектә кисү дөрес булыр диеп уйлыйм. Кискәч, агач калдыгының( пень)  каерысын(кара) тулысынча, җиргә кадәр, бөтенләй алырга кирәк. Пень калсын голая. Шунда гына ул полностью корый һәм отростоклар җибәрми, или аз җибәрә. Әгәр җир ягалый киссәк агачны, 1-2 елдан соң отростоклар урманы була ул урында.

 

Сигезенчесе. Безнең каберлыкларда свободный урын күп әлдә. Алла хакы өчен мәетләрне өсле-өсле күпмәгез. Кабер белән кабер арасында йөрерлек пространство калдырыгыз инде.

 

Тугызынчысы.Хәзерге вакытта, күбесе алдан ук кабер урыннары алып куялар. Бу дөрес эшме-юкмы, берни әйтәлмим. Кайсы анасы янына, кайсы атасы янына мәңгелеккә ятма кели. Үз эшләре-караштырсыннар. Тик бер гаилә мәетен икенче гаиләнең каберләре янына рөхсәтсәтсез күммәсеннәр иде. Бәхәсләр була шунарга була.

 

Унынчысы. Кайсы  мәетләрнең чардуаннары бик искереп чыккан инде, шуның өстенә сырланмаган да. Хәзерге заманда бар финансовый яктан мөмкинлекләре аларны бөтенләй алыштырырга. Иске чардуаннарын куйсыннар иде хотя бы исемсез, чардуансыз кабер өстенә, кая  кабер өстенә куелган тик гади таш кына.

 

 

Кабер эчләре чистартылмаган каберләр турында язмыйм инде. Күп язылды бит инде. Аңышканнар- аңышкандыр инде.

 

 

Авылдашлар мине дөрес аңышырлар диеп өмет итәм. Чыннан да бит, кайсы пычрак каберләрнең өстенә карап, гайран калам.Шул ук вакыт, шул мәетнең бала- оныклары шакардак сикереп йөриләр җәй буе. Да, алар мәңге үлмәсләр.

 

 

 

М.Максут.

 

на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz